«Яшьлек» спорт комплексында май бәйрәмнәренә һәм райондашыбыз Фәйрүз Минһаҗетдинов истәлегенә футбол ярышлары узды.
Яңалыклар

«Яшьлек» спорт комплексында май бәйрәмнәренә һәм райондашыбыз Фәйрүз Минһаҗетдинов истәлегенә футбол ярышлары узды.

Ярышта 5 команда көч сынашты

Турнирның тантаналы ачу һәм бүләкләү өлешендә мәрхүмнең тормыш иптәше Рәйсә Минһаҗетдинова катнашты. Мөслим мәчете имам-хатыйбы Ринас Нәбиев дога укыды.

Бәйрәм вакытында 8-10 май көннәрендә Мәскәүдә узачак ярышларда катнашачак "Мирас" командасы егетләренә махсус күкрәк билгеләре тапшырылды.

Уеннар түбәндәге нәтиҗәләр белән тәмамланды:

1 урында - "СШ-1" командасы;
2 урында - "Мирас-1" командасы;
3 урында - "Мирас-2" командасы.

Иң яхшы уенчылар:
Данил Сахаров;
Данияр Сәетгалиев;
Раяз Хазбулатов;
Раяз Нуруллин.

Спортчыларның тренерлары - Илфат Хафизов һәм Шамил Мирсалихов.

Фотолар - "Яшьлек" спорт комплексыннан.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев