Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яшьләргә үз куышы кирәк

“Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү” төбәк проекты нигезендә яшьләр тораклы булырга мөмкин

“Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү” төбәк проекты нигезендә яшьләр тораклы булырга мөмкин. Әлеге проект “Гражданнарны уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү” РФ дәүләт программасының бер өлеше булып тора. Проект һәм аның үзенчәлекләре турында районның яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Яббаров белән сөйләштек.

– Илшат Римасович, әлеге программага кемнәр дәгъва итә ала?

– Программага керү өчен гаиләнең мохтаҗлыгы, рәсми төстә никахлашкан булуы һәм ир белән хатынга 35 яшь тулмаган булу шарт. Элек яшь гаиләнең бюджетта эшләве таләп ителә иде. Бу программаның өстенлеге – яшь гаиләнең хәзер нинди өлкәдә эшләве мөһим түгел.

– Иң беренче чиратта гаиләнең торакка мохтаҗлыгы булырга тиеш дигән идегез.

– Әйе, ул бер кешегә 18 квадрат метрдан артмаска тиеш. Комиссия тикшереп, мохтаҗлык чыкканнан соң, яшь гаилә документлар җыя башлый.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 19 июль санында укыгыз.

Фото – Мөслим-информ архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев