“Иң яхшы зоотехник” номинациясендә җиңү яулады
Яңалыклар

“Иң яхшы зоотехник” номинациясендә җиңү яулады

22-23 ноябрьдә Казанда һөнәре буенча иң яхшы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен билгеләү буенча республика конкурсы үтте.

Ул “Авыл яшьләре” программасын гамәлгә ашыру кысаларында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек һәм Яшьләр белән эшләү министрлыклары һәм ТР Аграр яшьләр берләшмәсе булышлыгы белән оештырылды. Җаваплылыгы чикләнгән “Август-Мөслим” җәмгыятеннән Ринат Вахитов “Иң яхшы зоотехник” номинациясендә беренче урынны яулады һәм акчалата бүләккә лаек булды.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев