Иң яхшы мәктәп директоры
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы “Иң яхшы мәктәп директоры” грантына бәйге игълан иткән иде.
Бәйгедә катнашучылар “Заманча мәктәп: һәр көн әһәмиятле” темасына эссе язды, “Идарә итеп үзгәртәм” исемле презентация тәкъдим итте. Идарә итү буенча мастер-класс күрсәттеләр һәм мәгариф системасының үсеш стратегиясе мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәлдә катнаштылар. Мөслим лицее директоры Лилия Хәбибуллина әлеге бәйгедә лауреат исемен алды һәм дипломга белән акчалата грантка лаек булды.
Фото – Лилия Хәбибуллинаның Вконтактедагы шәхси битеннән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев