Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иң төп профилактик чара – чисталык саклау

Корчаңгы – корчаңгы талпаны китереп чыгаручы һәм кешедә генә була торган йогышлы авыру. Әлеге талпан бик кечкенә, ул күз белән күрерлек түгел. Әлеге авыру турыдан-туры авырган кеше белән аралашканда һәм шулай ук урын-җир аркылы да күчәргә мөмкин. Күп очракларда мәктәпләрдә, тулай торакларда, балалар йортында, бакчаларда очрый.

Шулай ук йогышлану кешенең киеме, шәхси әйберләре аша, кул бирешкәндә һәм җенси мөнәсәбәтләр вакытында да булырга мөмкин. 
Авыруның төп билгеләре: тән кычыта, кычыту аеруча кич һәм төнлә көчәя, тиредә талпан хәрәкәт иткән юллар күренә, кавык, кашылган, ертылган урыннар, кабарып чыккан бетчәләр күзәтелә. Корчаңгы талпаны бармак араларын, табан астын, җенес әгъзаларын зарарлый. Балаларда биттә һәм чәч арасында да булырга мөмкин. 
Дәвалау алымнары бүгенге көндә нәтиҗәле. Тире авырулары табибы (дерматологлар) дөрес алымны сайлап, сезгә дөрес дәвалану тәкъдим итәр. 
Әмма иң яхшысы – авыруны кисәтү. Авыру кешенең кием-салымы, урын-җир әйберләре 5-6 минут кер юу порошогы белән кайнатылып яхшылап үтүкләнергә тиеш. Аяк киемнәрен, йомшак уенчыкларны өч көн ачык һавада тоту кулай. Фатирда идәннәрне яхшылап юып чыгу мөһим. Иң төп профилактик чара – чисталык саклау. 
Шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәгез! 
Республика медицина профилактикасы үзәге.

Фото - Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев