Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хәтер онытмый

Совет халкы өчен әфган сугышы ун елга якын дәвам итте. 1979 нчы елның 25 декабрендә беренче тапкыр солдатларны Әфган иленә җибәрәләр. Ул чорда газеталарда бу хакта язмыйлар, Әфганстанда хезмәт итүче егетләргә дә кайда хезмәт итүләре, нәрсә белән шөгыльләнүләре турында хәбәр итүне тыялар. Совет гаскәрләре бу илдән 1989 нчы елның 15...

15 февраль - бурычларын Ватаннан читтә үтәгән интернационалист сугышчыларны искә алу көне. Бу көнне безнең районда гадәт буенча сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексында митинг үтте. Анда район җитәкчелеге, оешма-учреждение җитәкчеләре, мәктәп укучылары катнашты. Митингта катнашучылар вафат булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар, Әфганстанда һәлак булган егетләрнең обелискларына чәчәкләр куйдылар.

Үз чыгышында район башлыгы Рамил Муллин, никадәр авыр булмасын, ул сугыш турындагы хатирәләрне, онытырга хакыбыз юк, диде. Әфганстанда 14 меңгә якын совет солдатының гомере өзелде. Бу сугышта Мөслимнең 118 егете катнашты, шуларның алтысы яу кырында вафат булды: Усаклыктан Владимир Арсланов, Мари Бүләрдән Владислав Байгузин һәм Владимир Солтанов, Әмәкәйдән Илфар Фәррахов, Бүләктән Илмир Шәйхелмәрданов, Мөслимнән Фәиз Рәшитов. Унбиш әфганчы сугыштан кайткач вафат булды. Хәзерге вакытта районда әфган сугышында катнашкан 52 кеше яши, алар төрле тармакларда хезмәт куя, җирлегебез үсешенә, яшьләргә патриотик тәрбия бирүгә үз өлешен кертә.

Митингта әфган сугышы ветераны, "За отвагу", "За боевые заслуги" медальләре иясе, запастагы өлкән прапорщик Алмаз Солтановка да сүз бирелде. Ул, җир йөзендә сугышлар булмасын, аналар улларын югалтмасын, бүгенгебез һәм киләчәгебез тыныч, матур булсын, дип теләде.

Татарстан Республикасы халыклары ассамблеясенең Мөслим районындагы вәкиллеге җитәкчесе Рушат Солтанов Илфар Фәрраховның Әфганстаннан язган хатларын укыды. Хат 1980 нче елның 20 мартында язылган. Солдат Әфганстан - бик матур ил, биек таулар, яшел үзәннәр иле, дип яза. Тау итәкләрендә - яшеллек, тау башлары ак кар белән капланган. Икенче хатында Илфар туганнарына борчылмаска куша. "Мин бит монда берүзем түгел. Борчылмагыз, башта барыбызга да авыр һәм куркыныч булды, хәзер барысы да башкача. Исән-имин кайтачагыма ышанам", - дип яза ул. Ә икенче көнне ул һәлак була. Митингта катнашкан һәркемнең күзләре бу минутларда яшь белән тулгандыр.

Балаларыбызның киләчәге якты, илебез тыныч, тормышыбыз имин булсын!

Гөлнара Хатбуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев