Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хезмәт базарында ниләр бар?

Хезмәт базарында ниләр бар?

Гадәттә теге яки бу оешманың эш нәтиҗәләрен җитештерелгән продукция күләме яки яуланган җиңүләр буенча бәялиләр. Ә мәшгульлек үзәгендә эш нәтиҗәләрен ничек билгеләргә? Теркәлүче эшсезләрнең әз булуы яхшымы? Әллә, киресенчә, күплегеме? Әңгәмәдәшебез, район мәшгульлек үзәге директоры Дамир Мөхәмәтдинов белән әлеге сорауларга ачыклык кертергә тырыштык.

- Дамир Заһитович, райондашларыбыз сезнең үзәккә еш мөрәҗәгать итәме? Сез нинди хезмәтләр күрсәтәсез?

- Район мәшгульлек үзәге халыкка тиешле эш урыннары табуда ярдәм итә. Шулай ук төрле һөнәрләргә укытуны оештыра. Эшсез калучыларга психологик ярдәм күрсәтә. Инвалидларны эш урыннары белән тәэмин итү, балигъ булмаган балаларны вакытлыча эшкә урнаштыру, җәмәгать эшләрен оештыру, иректән мәхрүм итү урыннарыннан кайткан гражданнарга эш табуда ярдәм итү, эшсез калган гражданнарның үзмәшгульлеген булдыру, дәүләт хезмәтләрен алуда ярдәм итә. Узган ел дәүләт хезмәтләрен алу өчен 393 кеше мөрәаҗәгать итте. Шуларның 133е эшсез статусы алды. Бу мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать иткән гражданнарның 33,8 процентын тәшкил итә. 2017 елда, эш урыныннары кыскару сәбәпле, мөрәҗәгать итүчеләр саны 13 булды.

- Иң күп эшсезләр теркәлгән вакыт кайсы чорга туры килә һәм ни өчен дип уйлыйсыз?

- 2017 елда иң күп теркәлгән эшсезләр саны февраль аена туры килде. Ул вакытта эшсезләр саны 63 кеше исәпләнде. Бу саннар кыш айларында авыл хуҗалыгы, юл төзелешендәге сезонлы эшчеләрнең вакытлыча эшсез калулары белән аңлатыла. Шулай ук эшсезләр саны арту узган елның август аенда да күзәтелде. Бу чорда "Татфондбанк"ның лицензиясе алыну сәбәпле, хезмәт урынын югалткан 8 кеше берьюлы эшсез статусы алды. 2017 елда уртача айлык эшсезлек күрсәткече 0,52 процент тәшкил итте. Бу күрсәткеч 2016 елгыдан 21 процентка кимрәк.

- Райондагы оешма-предприятиеләр белән элемтә бармы, бердәм эшчәнлек ничек оештырылган?

- Мәшгульлек үзәге районыбызда урнашкан оешмалар белән тыгыз элемтәдә эшли. Мәсәлән, узган елда гына да мәшгульлек үзәгенә оешма һәм предприятияләрдән 525 вакант хезмәт урыннары бирелде. Бу вакансияләр нигездә район үзәк хастаханәсеннән, "Ык", "Урожай" җаваплылыгы чикләнгән оешмаларыннан, "Хәмәдишин" крестьян-фермер хуҗалыгыннан кабул ителде. Моннан тыш ай саен "Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасы", "Форсат", "Мөслим элеваторы", "Экомилк" җәмгыятьләреннән, шәхси эшмәкәр И. Хәйруллиннан ("Авылдаш" кибет-кафесы), "Хуҗалык тәэмин итүе", "Төзекләндерү һәм яшелләндерү" унитар предприятиеләреннән бирелде.

- Дамир Заһитович, ә мәшгульлек үзәгендә исәптә торучыларны эшкә урнаштыру, юлламалар бирү ничегрәк тора?

- 2017 елда мәшгульлек үзәге аркылы 287 кеше эшкә урнаштырылды. Шуның 37се - эшсез гражданнар, 250се - үсмер балалар. Ел дәверендә барлыгы 74 юллама бирелде. Шуның нәтиҗәсендә 37 кеше эшкә урнаштырылды. 2016 елда бу сан 54 кеше иде.

Соңгы елларда республика программасы нигезендә җәйге чорда балигъ булмаган балаларны вакытлыча эшкә урнаштыру буенча яхшы эшли башладык. Узган елда гына да 250 бала эшкә урнаштырылды һәм аларга мәшгульлек үзәге тарафыннан барлыгы 390 мең 575 сум күләмендә матди ярдәм күрсәтелде. Балалар яшелләндерү һәм төзекләндерү унитар предприятиесендә, "Мөслим элеваторы"нда, "Ык" һәм "Урожай" агрофирмаларында, "Хәмәдишин" крестьян-фермер хуҗалыгында, "Стройкерамика", "Хуҗалык тәэмин итүе" җәмгыятьләрендә һәм Октябрь, Михайловка, Баланлы, Иске Карамалы, Баек, Түбән Табын, Симәк авыл җирлекләрендә эшләделәр. Әлеге программа быел да эшләячәк.

- Өстәмә һөнәр бирү, махсус эш урыннары белән тәэмин итү юнәлешендә ниләр эшләнә?

- Өстәмә һөнәрләргә 41 кеше укытылды. Моныңөчен 537 мең сум акча сарыф ителде. Үз эшләрен ачу өчен эшсез 5 граждан 588 мең сумлык матди ярдәм алды. Шулай ук моңа кадәр эш таба алмаган 5 инвалид квоталанган эш урыннарына урнаштырылды. 2 инвалид махсус җиһазландырылган эш урыны белән тәэмин ителде. Шулай ук иректән мәхрүм итү урыныннан кайткан бер райондашыбызны да эшкә урнаштырдык.

Әңгәмәдәш - Фәридә Гайнетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев