Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гошер сәдакасы җыю бара

Республикада, шул исәптән районда Гошер сәдакасы җыю бара. Аның максаты – Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән үстерелгән уңыштан мохтаҗларга, ярлы-ятимнәргә өлеш чыгару.

Гошер – фарыз, ягъни мәҗбүри сәдакалардан санала. Ул үз җиреңдә, үз бакчаңда үстереп алган яшелчә, җиләк-җимешнең уннан берен мохтаҗларга бирүдән гыйбарәт. Җыелган азык-төлек картлар, балалар йортларына, мәдрәсәләргә, мөселман уку йортларына тапшырыла, Татарстан Республикасы Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды аша мохтаҗ гаиләләргә таратыла. Гошер сәдакасын бирергә теләүчеләр үз авылларындагы мәчеткә яки Мөслимдәге “Җәмигъ” мәчетенә тапшыра ала. Турыдан-туры мохтаҗ гаиләләргә бирергә дә була. Симәк, Элемтә, Сал. Мухан, Каенсаз, Тат. Шуран, Мәлләтамак, Яңа Сәет авылларында яшәүчеләр гошер сәдакасы җыюда активлык күрсәтә. Җыелган гошер Әлмәттәге – “Ризаэтдин Фәхретдин”, Яр Чаллыдагы “Ак мәчет”мәдрәсәләренә һәм мохтаҗларга таратылачак.

Мөслимдә гошер сәдакасы җыю өчен җаваплы Фәрид хәзрәтнең телефоны: 8-908-338-34-87. Реклама

Фото –"Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев