Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гомеребез буена озатучы шагыйрь

Тукай – һәр буын тарафыннан тигез хөрмәт ителүче шагыйрь. Ул сине туган көнеңнән гомерең буена озата бара. Сабый чакта күңелгә “Су анасы” шом салса, урманга барган саен күз алдына “Шүрәле”се килә. “Туган тел”е белән телебез ачылды, бүген ул милләтебезнең гимнына әйләнде. 

Мөслимдәге Печән базарында халкыбызның бөек шагыйре Г. Тукайның туган көненә багышланган шигырь бәйрәме үтте. Анда халык язучысы Фоат Садриев, балалар шагыйре Мөҗәһит Әхмәтҗанов, мәктәп укучылары катнашты.

Тукай – һәр буын тарафыннан тигез хөрмәт ителүче шагыйрь. Ул сине туган көнеңнән гомерең буена озата бара. Сабый чакта күңелгә “Су анасы” шом салса, урманга барган саен күз алдына “Шүрәле”се килә. “Туган тел”е белән телебез ачылды, бүген ул милләтебезнең гимнына әйләнде. 
– Тел яшәсә, милләт бетми. Татарның бөек шагыйре мирас итеп калдырган шигырьләр үлемсез. Алар тәрбиясендә үскән буын да мәрхәмәтле, тәүфыйклы булыр. Туган телне ярату, хөрмәт итү хисләре һәркемнең йөрәк түрендәдер, – диде халык язучысы Фоат Садриев. 
Тукай шигырьләрендә хезмәтне яратырга, иясез әйберләргә тимәскә өндәү дә, тырышлыкны зурлау да ята. 
– Тукайның ши-гырьләре, әкиятләре бик тәрбияви. “Кәҗә белән Сарык” әкияте аша без дошманны көч белән генә түгел, ә акыл белән дә җиңәргә мөмкин булуын аңласак, “Бала белән күбәләк” шигыреннән табигатьне саклау кирәклегенә өйрәнәбез, – ди Олы Чакмак мәктәбе укучысы Илназ Нәгыймов. 
Шигырь бәйрәмендә театральләштерелгән күренешләр белән бергә матур җырлар, аһәңле шигырьләр бик күп яңгырады. Тат. Бүләр мәктәбе укучылары “Таз” шигырен сәхнәләштерде, гимназиянең “Беләзек” вокаль ансамбле башкаруындагы “Ак калфак” җыры, Әмәкәй мәктәбе укучысы Айрат Шамсның “Көтүче” мәсәле беркемне дә битараф калдырмагандыр. Тукайга мөрәҗәгать итеп, аңа багышлап язылган шигырьләр дә бихисап иде. 
Яңа Усы, Баланлы, Баек, Түбән Табын, Тойгелде, Михайловка, Мари Бүләр, Олы Чакмак һәм район үзәгендәге мәктәпләр укучылары бәйрәмгә зур әзерлек белән килгәннәр. Шигырь бәйрәме “Туган тел” җыры белән тәмамланды. 
– Татарның бөек шагыйре белән горурланып үсүче буын – безнең киләчәгебез. Балаларның ихластан башкарган шигырьләре, туган телне зурлаулары – телебезнең, милләтебезнең яшәеш чишмәсе, – диде Мөҗәһит Әхмәтҗанов. 

Лилия Шәймиева. 

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев