Гөлләрем - кызым төсе!
Яңалыклар

Гөлләрем - кызым төсе!

Нарат Асты авылында гомер итүче Гөлфия ЛАТЫЙПОВА турында “кулыннан гөлләр тама” диләр. Хактан да шулай. Аларның өйләре дә, иң матур һәм төзек йорт буларак, авылга кергәч әллә каян күзгә ташлана. Челтәрле кәрнизле тәрәзәләрдән урамга карап елмайган гөлләр бу йортта гаҗәеп уңган кешеләр яшәвен дәлилли кебек. Ишек төбеннән үк сине чисталык-пөхтәлек каршы ала.

Өйгә килеп керү белән үзеңне гөлләр патшалыгында кебек хис итәсең. Бегония, лилия, фикус, егерме төрдән артык фиалка һәм тагын әллә нинди ят исемдәге гөлләр. Алар 300гә якын чүлмәктә идәндә дә, өстәл өсләрендә һәм тәрәзә төпләрендә дә купшыланып чәчәк атып утыра.

– Гөлләр синең күңел халәтеңне аңлый. Җанга шифа да, дәва да бирә ала. Кызымның вафатын­нан соң алар миңа бәгырь җимешемнең күзләре белән карыйдыр төсле. Лилиям үләр алдыннан берничә төр лилия гөле алып кайткан иде. Ав­стралия лилиясе дигәне аеруча нәзберек. Аңа ар­тык дым да, артык коры да ярамый. Кызымның төсе итеп кадерләп са­клыйм аны. Гөлләрне яра­тып тәрбияләгәндә генә алар сулмый, ел әйләнәсе шау чәчәктә утыра, – ди Гөлфия апа.

18 яше дә тулмаган кызы фаҗигале төстә ва­фат булганнан соң, Гөлфия апа үзе дә сизмәстән кул эшләренә кереп китә – бәйләм эшенә тоты­на. Йоклый алмый яткан төннәрдә (ә аларның саны исәпсез була) шигырьләр яза башлый.

Зур-зур күргәзмәләрдәге таныл­ган рәссамнарның кар­тиналарыннан аеры­ла алмаган кебек, Гөлфия апаның чиккән карти­наларына да сокланып йөрдем. Әлеге карти­налар шулкадәр матур! Берсеннән берсен аерып әйтерлек тә түгел! Канва ысулы белән чигелгән юр­таклар шулкадәр җанлы килеп чыккан, алар менә-менә картинадан ыргы­лып чыгып китәр төсле. Зәңгәр күлне иңләп йөзүче пар аккошларны, кышкы урмандагы хай­ваннарны сыйпап-тотып карыйсы килә башлый. Аш бүлмәсендәге натюр­морт, йокы бүлмәсендәге алмаз мозаикасы белән эшләнгән Кол Шәриф мәчете, башка бүлмәләрне бизәгән чәчәкле карти­налар – һәрберсе илаһи нур бөрки. Аларга Гөлфия апаның йөрәк җылысы, күз нурлары тамган.

– Үземә әз генә дә буш вакыт калдырырга ты­рышмыйм. Чөнки бала югалту ачысы күпме ва­кыт узса да, онытыл­мый. Ул мәңгелек яра бу­лып йөрәк түрендә яши. Ә болай эш белән мавы­гам. Соңгы өч ел эчендә 35 картина чиктем. Күбесен туганнарга, дус­ларга бүләк итәм. Кай­сы елда, нинди йолдыз­лык астында тууларына карап, үзләренә генә хас рәсемнәр чигеп бирергә тырышам. Кешеләрнең сөенгәнен күрү рәхәт, та­гын да дәртләнебрәк эшли башлыйм, – ди ул.

Гөлфия апа чигү җепләрен һәм рәсем үрнәкләрен интернет-кибет аша кайтара. Сый­фатлы чимал белән генә яхшы картиналар туды­рып була дигән фикердә ул. Эшләренә үзенең фантазиясен дә куша. Идеяләрне тормыш иптәше Габденас абый да бирә.

– Тормыш иптәшемне югалтудан гомер буе кур­кып яшәдем. Әлеге кур­ку кызыбыз үлеменнән соң тагын да арта төште. Гөлфиягә һәрвакыт терәк булырга, ярдәм итәргә тырышам. Бу кадәр гөлләрне тәрбияләргә дә, чигәргә-бәйләргә дә, өйдә тәмледән-тәмле ри­зыклар пешерергә дә ни­чек җитешәдер ул! Шак­катам кайчак үзенә. Ба­лалар да, оныклар да ул бәйләгән җылы оекбаш­лар, бияләйләр белән үсте. Бәйләгән мунчаласына кадәр шифалы кебек тое­ла, – ди Габденас абый.

Хуҗа кеше тормыш иптәшенең кул эшләре белән мавыгуын күзәтеп утырырга ярата. Теге яки бу бәйләм яки кар­тина өчен нинди төстәге җеп сайласа матур була­чагын күзаллап, Гөлфия апага үзенең киңәшләрен дә бирә. Алай гына түгел, гөлләргә суны үзе әзерли. Җәен яңгыр сулары гына сипсәләр, кышын гөлләр өчен кар суы эре­теп сибәләр. Гөлфия Ла­тыйпова урын-җир япма­лары, пледлар, урындык өслекләре дә бәйли. Аның осталыгы кызы Эльвирага да күчкән.

– Әниемдәге кебек са­бырлык юк миндә. Аның кебек ел дәвамында бәйләп, чигеп утыра ал­мыйм. Бу эшләрне баш­карыр өчен гаять зүр түземлек, төгәллек кирәк шул. Әниебез – безнең ашыгыч ярдәм. Нәрсә кирәк булса да, аңа мөрәҗәгать итәбез, – ди Эльвира.

Тормышта булган югалтуларны кул эшләре белән онытырга тырыш­кан, алга таба яшәүгә көч тапкан, бала кебек тәрбияләгән гөлләреннән яңа эшләргә көч һәм илһам алган Гөлфия апа үзе тудырган дөньяның кадерен һәм тәмен бе­леп яши. Җылы һәм якты ояның бөтенлеген саклау өчен тормыш иптәше аңа көч һәм дәрман бирә.

Лилия ШӘЙМИЕВА.

Автор фотолары


Нет комментариев