Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гөлләр кар суы ярата

Кар суы сибелгән гөлләр, яшел тәмләткечләр яхшырак үсә, орлык тизрәк чыга, үсентеләр көчлерәк була. Краннан аккан суга караганда, ул минералларга бай, йомшак, аны “тере су” дип тә атыйлар.

Шуңа да мондый су үсемлекләргә көч бирә, аларны ныгыта.  Тик гөлләргә, үсентеләргә сибү өчен карны чиста урыннан алырга тырышыгыз. Карны өйгә алып кереп, бүлмә температурасына кадәр җылытыгыз. Гомумән, гөлләргә сибә торган су бүлмә температурасыннан 2-3 градуска җылырак булырга тиеш. Үсемлекләргә салкын су “килешми”, ул тамырларга кадәр төшеп җитми, моннан тыш тамырларны черетә. Кар суын озак саклап булмый, ул беркадәр вакыттан соң файдалы матдәләрен югалта. Шуңа күрә кыш, яз айларында гөлләрегезне кар суы белән туендырып калыгыз.

Фото -  Pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев