ГХАТ бүлеге хәбәр итә
Бу елның сигез аенда барлыгы 236 кеше үлгән. 16 пар язылышкан.
Районның ГХАТ бүлегеннән хәбәр итүләренчә, Август аенда җирлегебездә 6 малай һәм бер кыз туган. Ел башыннан туучылар саны – 89. 18 ир-ат һәм 18 хатын-кыз якты дөнья белән хушлашкан. Бу елның сигез аенда барлыгы 236 кеше үлгән. 16 пар язылышкан. Ел башыннан бу сан 59ны тәшкил итә. Алты пар аерылышкан. Сигез ай дәвамында 39 парның никахлары таркалган. Узган елның шушы чорында бу сан 24 кенә иде.
Фото - Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев