Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гипертоникларга файдалы киңәшләр

Стажлы гипертониклар үз гомерләрендә нинди генә рецептларны гына сынап карамый. Шундый чараларның берсе – бөтнек төнәтмәсе белән муенга массаж ясау. Аның өчен яшел яки киптерелгән үләнне чәй кебек пешерәләр һәм шуның белән муен, иңсә өлешен чылаталар. Бу урыннарга массаж ясыйлар.

 Гипертониядән котылу өчен бөтнек төнәтмәсе белән массажны даими ясарга кирәк. Ул атна-ун көн эчендә кан басымын җайга салырга ярдәм итә. Шулай ук нерв системасын тынычландыра.

Юкә чәчәгеннән тоник

1 аш кашыгы юкә чәчәген 150 мл кайнар суга салалар. 10-15 минут төнәтәләр. Сөзгәч, 1 тамчы бал өстиләр. Суынгач, төнәтмәдә чылатылган мамык белән битне сөртәләр.

Коры тире өчен

1 стакан ногыт борчагын суга салып берничә сәгать тоталар. Аннары аз гына суда йомшарганчы пешерәләр. Иләк аша чыгаргач, барлыкка килгән катнашмага 1 лимон согы һәм 1 аш кашыгы зәйтүн мае салып болгаталар. Шуны, биткә сөртеп, 15-20 минут тоткач, җылы су белән юып төшерәләр.

Ялкынсынган тире өчен

2 аш кашыгы җитен орлыгын 2 стакан суга салып изелгәнче пешерәләр. Барлыкка килгән катнашманы җылы килеш биткә сөртәләр. 20-30 минут тоткач, җылы су белән юалар.

Агартучы скраб

2/3 аш кашыгы геркулеска 1 аш кашыгы зәйтүн мае һәм 5 тамчы лимон согы салып болгаталар. Катнашманы массаж ясый-ясый биткә сөртәләр. Ахырдан җылы су белән юып төшерәләр.

Тирене сафландыру

Киң авызлы савытка салкын минераль су салып, бит белән шунда капланып 10-15 секунд торалар. Бу вакыт эчендә минераль судан чыккан газлы куыкчыклар тиренең тонусын күтәрә.

Бетчәле тире өчен

1 төймә аспиринны изәләр һәм бераз гына су кушып болгаталар. Барлыкка килгән катнашманы проблемалы урынга сөртеп 10 минут тоталар. Аспирин составындагы ацетисалицил кислотасы ялкынсынуны бетерә, бетчәнең кибеп төшү процессын тизләтә.

Муен һәм түш өчен

Муен белән түш тиресе аерым тәрбиягә мохтаҗ. Гәүдәнең бу өлешләрен көн саен чистартып, дымландырып торырга кирәк. Аның өчен махсус тоник кулланырга мөмкин. Өй шарт-ларында бу максаттан үлән төнәтмәләре файдаланырга ярый.

1әр аш кашыгы ромашка, яшел чәй һәм бөтнекне 1 стакан суга салып төнәтәләр һәм сөзәләр. Барлыкка килгән сыеклыкта чылатылган мамык белән муен һәм күкрәк тиресен сөртәләр. Әлеге төнәтмәне катырып, боз итеп файдаланырга да була. Тирене 100 мл суга 1 аш кашыгы лимон согы салып катырылган боз белән ышку да нәтиҗәле чара.

(“Ашыгыч ярдәм” газетасыннан алынды).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев