Герой юбилеена багышлап
Рус Шуган авылында Петр Днепров кубогына традицион волейбол турниры узды. Быел ул 26нчы тапкыр оештырылды. Чара Советлар Союзы Герое Петр Днепровның тууына 100 ел тулуга багышланды.
Турнирны ачу тантанасында балаларга патриотик тәрбия бирүдә һәм геройның исемен мәңгеләштерүдәге уңышлары өчен мәктәп директоры Фирдәвес Фәрхетдинов һәм волейбол хәрәкәте ветераны Павел Устеряковка “Россия хәрби комиссариатларына – 100 ел” юбилей медале тапшырылды. Ярышларда Мөслим, Сарман, Әлмәт районнарыннан 11 команда катнашты. Беренче урынга Әлмәт командасы чыкты. Икенче урында – Мөслимнән “Яшьлек” командасы. Сарманлылар – өченче, “Ильтранс” (Мөслим) – дүртенче урында калды. Камил Камалов, Илгиз Мостафин, Данил Баязитов, Шамил Минһаҗев турнирның иң яхшы уенчылары булып танылды. Финалга чыккан командаларга – Мактау кәгазьләре, медальләр, волейбол туплары, кыйммәтле пакетлар, иң яхшы уенчыларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Ярышны оештырган Рус Шуган мәктәбе һәм Шуган авыл җирлеге спонсорлар – “Агромастер” җитештерү компаниясе җитәкчесе Илгиз Исламовка, спорт мәктәбе дирекциясенә, мәгариф идарәсенә, яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлегенә, волейбол сөюче шуганлылар Сергей Новиков, Сергей Басорин һәм Алексей Новиковка рәхмәтләрен җиткерә.
Фирдәвес Фәрхетдинов,
Рус Шуган мәктәбе директоры.
Фото – “Мөслим-информ” архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев