Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Герой исеме мәңгеләштерелде

Сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексында Советлар Союзы Герое Петр Днепровның бюсты урнаштырылган.

Рус Шуган мәктәбендә 2015нче елның 1 сентябрендә Петр Днепров истәлегенә мемориаль такта ачылды. Район Башкарма комитеты карары нигезендә Рус Шуган төп гомуми белем бирү мәктәбенә Петр Днепров исеме бирелде. Мәктәптә ел саен герой истәлегенә районара волейбол турниры оештырыла. Рус Шуган авылында һәм Мөслимдә герой исемен йөртүче урам бар. Сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексында Советлар Союзы Герое Петр Днепровның бюсты урнаштырылган.

ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган 100.tatarstan.ru (16+) сайтында республиканың күренекле шәхесләре өчен тавыш бирү бара. “Үз якташың өчен тавыш бир!” акциясенә республикабызның бер гасырлык данлы тарихында тирән эз калдырган 45 кандидат кертелгән. Мөслимлеләр Советлар Союзы Герое Днепров (Поганкин) Петр Алексеевич өчен тавыш бирә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев