Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Газетага алмаш юк

Район газетасының 90 елдан артык тарихы, мәгълүмат җиткерүнең үз ысуллары бар!

“Авыл утлары”ның даими автор­лары бар. Без алар белән һәрвакыт элемтәдә.

Газетага үз исемеңнән язма бирү бер яктан – кызыклы, икенче яктан – зур җаваплылык. Чөнки язма укучыларда нин­ди фикер уятачагын алдан әйтеп булмый. Даими авторыбыз, Вәрәшбаштан Миләүшә Хәсәнова да әле резонанслы, әле хисле язма­лар җибәреп тора – укып барасыз­дыр.

Миләүшә Хәсәнова – “Авыл утлары”ның иң тугры укучыларын­нан.
— Әти-әни гомер буе күп итеп га­зета-журналлар алдырды. Әти, кайчан карама, газета укый һәм язмаларның эчтәлеген безгә дә сөйли, бәхәсләшә иде. Әни авылда башка кеше язылма­ганда да, газеталарга һәрвакыт язы­лып барды, – дип сөйли ул. Миләүшә апаның “Авыл утлары”нда беренче язмасы башлан­гыч классларда укыганда ук басылып чыга.

– Татар теле укытучыбыз Тәскирә апа иҗади яктан тәрбияли иде. Атна саен иншалар, шигырьләр яза идек. Шунда дүрт юллык кына самими эчтәлекле беренче шигыремне рай­он газетасына җибәрдек һәм ул басы­лып чыкты. Әле миңа шуның өчен бер сум гонорар да кайтты. Ул вакытта бер сум – зур акча, аңа биш ипи алып була иде, – ди Миләүшә Хәсәнова.

Тулырак: http://muslumirc.ru/news/stati/gazetaga-almash-yuk
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев