Гаризаны – интернеттан
РФ Пенсия фондының Мөслим районында клиентларны кабул итү хезмәте пенсия билгеләү һәм аны китерү турындагы гаризаларны электрон форматта да кабул итә. Моның өчен пенсия фонды сайтындагы “Гражданның шәхси кабинеты”на керергә һәм “Гариза тапшырырга” (“Подать заявление”) электрон сервисына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Мондый гариза тапшырганда сез үзегезнең мәгълүматларны (телефон номеры яисә электрон почта адресы) күрсәтә аласыз. Бу – сезгә үз вакытында пенсия билгеләү өчен өстәмә мәгълүматлар кирәк булу очрагына. Пенсия билгеләү өчен мондый ысулдан файдалану бик уңайлы, чөнки пенсия бүлегенә барып йөрү кирәк булмый.
Интернет аша пенсия билгеләү өчен гаризаны пенсиягә хокук барлыкка килгән көнгә кадәр бер ай алдан тапшырырга мөмкин. Шунда ук аны китерү ысулын да (почта яисә банк аша) билгеләргә була.
“Гражданның шәхси кабинеты” идентификация һәм аутентификациянең бердәм системасында теркәлүчеләр һәм расланган учет язуы булган дәүләт хезмәтләре сайтыннан файдаланучылар өчен генә гамәлдә. Чөнки кабинетта файдаланучының персональ мәгълүматлары күрсәтелгән. Әгәр сез теркәлмәгән икән, моны РФ Пенсия фонды битендә эшләргә мөмкин. Моның өчен “Гражданның шәхси кабинеты”ндагы ссылка буенча күчәргә кирәк. “Шәхси кабинет”та теркәлү өчен исем-фамилияне, мобиль телефон номерын, электрон почта адресын кертергә, заявканы расларга (телефон яисә электрон почта аша алынган раслау кодын кертергә) һәм пароль язарга кирәк.
Өстәмә мәгълүматны РФ Пенсия фондының сайтыннан алырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев