"Галәмдә беренче"
Китапханәче балаларны шулай ук газета-журналлардан чыккан китаплар һәм мәкаләләр белән таныштырды.
Фән һәм технологияләр елы уңаеннан "Үзәк китапханә" хезмәткәре Вафина Гөлсирә Мөслим гимназиясенең 6 нчы сыйныф укучылары өчен Юрий Гагаринның космоска беренче очуына алтмыш ел тулу уңаеннан "Галәмдә беренче" дип исемләнгән чара үткәрде.
Китапханәче «Восток» космик корабленең очучы-космонавты, СССР гражданины Юрий Гагарин булуы турында сөйләде. Ул үзенең исемен генә түгел, ә туган иленә дан алып килгән, космосны үзләштерү эрасын ачкан Ю.А. Гагарин турында сөйләде. Ул СССР халкы өчен генә түгел, ә чит ил шәһәрләренең мактаулы гражданины һәм халыкара җәмәгать эшлеклесе үрнәге һәм легендасына әверелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев