Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гаебен таныды

Аңлы рәвештә кеше сәламәтлегенә уртача авырлыктагы зыян салган өчен хөкем ителде.

Район прокуратурасы 41 яшьлек якташыбызга карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд аны РФ Җинаятьләр кодексының 112 маддәсе 1 бүлегендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапты. 
Аңлы рәвештә кеше сәламәтлегенә уртача авырлыктагы зыян китергән, бу тормыш өчен куркыныч түгел, әмма сәламәтлеге озак вакытка какшаган.
Суд утырышында билгеләнгәнчә, 2020нче елның 10 июнендә 10 сәгать 15 минутлар тирәсендә гаепләнүче Мөслим авылы Кооператив урамындагы бер оешманың сак бинасында була. Талашу вакытында шәхси күрәлмаучанлык сәбәпле, аңлы рәвештә тән җәрәхәте ясау максаты белән гаепләнүче йодрыгы белән зыян күрүченең йөзенә һәм тәненә суга. Нәтиҗәдә зыян күрүченең ике кабыргасы сына.
Гаепләнүче үзенең гаебен тулысынча таныды. Суд, гамәлләрендә җинаять рецидивы булуын, зыян күрүченең фикерен һәм дәүләт гаепләүчесенең позициясен исәпкә алып, гаепләнүчене гаепле дип тапты һәм ике ел сынау вакыты белән аны шартлы рәвештә бер ел да алты айга ирегеннән мәхрүм итте. 
Суд карары үз көченә керде.
Район прокуратурасы.

Фото - Pixabay.com 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев