Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Форсаттан файдаланып калыйк!

Баек авыл җирлеге актив тормыш алып бара. Тормыш-көнкүреш мәсьәләләре дә вакытында чишелеш таба. Бу халык җыеннарында да күренә: халыктан сораулар керми.

Баек авыл җирлегендә дүрт авылдагы 213 хуҗалыкта 474 кеше исәпләнә, шуларның 392се генә авылда яши.
Җирлектә төп гомуми белем бирү мәктәбе, шунда ук мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме эшли. Ике ФАП, ике клуб, ике мәчет, элемтә бүлекчәсе, кибет, янгын сүндерү оешмасы халыкка хезмәт күрсәтә.
Тормыш алып бару өчен шартлар тудырылса да, халык саны кими. 2022 елда алты бала туган, ундүрт кеше бакыйлыкка күчкән. Пенсия яшендәгеләр 36 процентны тәшкил итә. Эш яшендәге 222 кешенең 82се, авылда теркәлеп тә, башка җирдә яши яки эшли. Халыкны берләштерү максатыннан дини, дөньяви бәйрәмнәр, төрле кичәләр, гаилә бәйрәмнәре үткәрелә. Ел саен кышын һәм җәен мәчеттә балалар өчен дини лагерьлар оештырыла, вәгазь кичәләре үткәрелә.
Авылда мал асраучылар да кимүгә таба бара. Биш ел элек 271 баш мөгезле эре терлек булып, шуларның 131е савым сыерлар булса, быел терлекләр саны – 212, савым сыерлар – 110 баш.
Җирлекнең терәге – эшмәкәрләр. Бүген җирлектә кошчылык, терлекчелек, игенчелек, умартачылык белән шөгыльләнүчеләр, яшелчә үстерүчеләр, такта җитештерүчеләр бар.
Илвир Шәгалиев, Илнар Закиров чишмәләрне төзекләндергәннәр. Ирек Хәмәдишин инициативасы белән хәрби хезмәткә алынучы егетләрне зурлап озату кичәсе оештырганнар.
Мобилизацияләнгәннәргә ярдәм йөзеннән 200 мең сумнан артык акча җыйганнар.
Җәй эссе булу сәбәпле, су күп тотылган һәм су өчен түләү мәсьәләсе катлауланган. Судан файдаланып та түләмәүчеләр бар. Баек авылында урнашкан мәктәптә 23 бала укый, мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркемендә биш бала тәрбияләнә. Укытучыларның уртача яше – 51 яшь. Ике авылда да клуб эшли. Дусай клубына грант хисабына ремонт ясалган.
Узган ел үзара салым акчасы, дәүләт тарафыннан субсидияләнеп, 1 млн сумнан арткан. Акча җирлек мәнфәгатьләрендә файдаланылган. “2023 елда яңа ФАП торгызу, су системасын төзекләндерү көтелә”, – ди Баек авыл җирлеге башлыгы Марат Фәхерлегаянов.
Гомер буе шушы җирлектә эшләп, лаеклы ялга чыккан ветераннарны котлау җыелышның матур мизгеле булды. Юбилярлар Наилә Галиева, Фаягөл Сәхипгәрәева, Илсөяр Баяновага бүләкләр тапшырылды. – Спорт һәм мәдәни чараларда өлкән буын актив катнаша. Мәчеткә йөрүчеләр дә аз түгел. Хәрби операциядә катнашучыларга оекбашлар бәйләп, төрле кирәк-ярак җыеп тапшырдык. Кызганыч, эчкечелек белән мавыгучы, балалары язмышына битараф ата-аналарның артуы борчу тудыра. Язга чыккач, өмә оештырып, хуҗасыз калган ихаталарны чистартырга, җимерелгән йортларны сүтеп түгәргә чакырам, – диде җирлекнең ветераннар советы рәисе Нурсинә Шәйхәйдарова.
Мәгъфурҗан Сәйфуллин пай җирләрен рәсмиләштерүнең бик авыр процедура булуын әйтте. Ул, икмәк үстереп, мул уңыш җыеп алган, әмма уңышны сакларга урыны юк икән.
Шул сәбәпле Мәгъфурҗан абый район башлыгыннан буш торган складларны рәсмиләштерүдә ярдәм сорады. Район башлыгы ярдәм итәргә ышандырды.

Наилә Сәлахова

Наилә Сәлахова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев