Финишка якынлашканда
Урып-җыю эшләре финиш сызыгына якынлаша. Район буенча игеннәрнең 84 проценты җыеп алынды.
“Исламов” крестьян-фермер хуҗалыгында һәм “Туган як” агрофирмасында темп тагын да югары. Әлегә иң югары уңыш “Намус” агрофирмасында. Биредә гектар биреме 49,8 центнер тәшкил итә. Район буенча бөртеклеләрнең уртача уңышы – 33,1 центнер. Урып-җыю эшләре белән бергә киләсе ел уңышына нигез салу да бара. 11 мең гектарда көзге чәчү үткәрелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев