Фермер – авыл халкына зур терәк
Ольгино авылында Айдар Кәримовның терлекчелек фермасы эшли башлады. Ферманы ачу тантанасында район Башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Хуҗин катнашты.
Айдар Кәримов фермер хуҗалыгы 80 баш бозауга исәпләнгән. Фермер, бозауларны, үрчетү, симертү юнәлешендә эшләргә җыена. Маллар торагын узган ел “Эш башлаучы фермер” программасы нигезендә 4 млн 600 мең сумлык грант хисабына сафка бастырган.
– Шәхси ярдәмче хуҗалыгыбызда электән үк маллар асрый идек. Ферма ачып, терлекләрне күпләп үрчетергә хыялландым, – ди Айдар Кәримов. – Хөкүмәт программалары турында күп сөйлиләр, мин дә алардан файдаланып, көчемне сынап карарга булдым һәм грант оттым.
Фермер бозауларны күрше Сарман районыннан алып кайткан. Терлекләргә ашату өчен сенаж, печәнне үзебезнең район хуҗалыкларыннан сатып алган. Фермерның 180 гектар җире дә бар. Быел ул әлеге участокта күпьеллык үлән үстерергә җыена. Яңа төзелгән фермер хуҗалыгында ике райондашыбыз эш урыны тапкан.
Яңа фермерлар хисабына районда маллар саны да арта. Бүген җирлегебездә 4 меңнән артык мөгезле эре терлек исәпләнә (шуларның 1672се – савым сыерлары). “Соңгы елларда ит җитештерү юнәлешендә эшләүчеләр саны арта башлады”, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиев.
Бу юнәлештә беренче булып эшли башлаган Мөдәррис Кәлимуллинны район Башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Хуҗин да искә алды:
– Мин авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе булып эшләгәндә Мөдәррис Кәлимуллин шәхси ярдәмче хуҗалыгында унлап эре терлек асрый иде. Мөдәррис абыйның күпләп мал асрарга теләк белдергәне истә. Бераздан улы Руслан да авылга кайтып төпләнде. Бүген Кәлимуллин фермер хуҗалыгының 100 эре терлеге, савым залы булган зур фермасы эшли. Мөдәрис һәм Руслан Кәлимуллиннарны белмәгән кеше юк!
Фермерлар арту хисабына ит җитештерү планы да 26 процентка арттырып үтәлгән. Дөрес, ит җитештерүнең күп өлеше кошчы фермерларга туры килә. Тик эре терлек ите җитештерү планы да 2 процентка булса да арттырып үтәлгән. Сүз уңаеннан, сөт җитештерү дә начар түгел – 1 сыерга 22,3 килограмм сөт туры килә. Бу юнәлештә Мөслим районы республикада – җиденче урында.
– Үз эшен булдыручылар, фермерлык хәрәкәтенә кушылучылар саны арту сөенечле. Фермер – авылның терәге ул! Авыл территориясендә яңа эш урыннары барлыкка килә. Авылда фермерлар бар икән, җирлек территориясе кардан чистартыла, авылга юл бар, дигән сүз. Авылдашларына азык әзерләүдә, тиресен таратуда да шушы фермерлар булыша, – ди район Башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Хуҗин. – Фермерлар – авылда калучыларга үрнәк. “Ул булдыра алгач, мин дә эшли алам”, дип, фермерлар үрнәгенә башкалар да иярә.
Эш башлаучы фермерларга дәүләт тә ярдәм кулын суза. Хөкүмәт программалары, грантлар тәкъдим ителә. “Бүгенге көндә “Гаилә фермасы” программасыннан тыш, “Агростартап”, “Агропрогресс” дигәннәре дә бар. Соңгысы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләргә һәм шәхси эшмәкәр булып теркәлүчеләргә адресланган”, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиев. Район тарафыннан да эшмәкәрләргә ярдәм күрсәтелә.
Римма Афзалова.
Айрат Фазылов фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев