Файдалы киңәшләр: дөге оны яшәртә
Яңалыклар

Файдалы киңәшләр: дөге оны яшәртә

Борынгы Япония чибәркәйләре матурлык өчен дөге оны кулланганнар.

Ул тән тиресе күзәнәкләрен тыгызландыра һәм яңарта икән. Моның өчен 2 аш кашыгы грейпфрут согына 1 аш кашыгы дөге оны һәм 1 аш кашыгы оеган сөт кушып болгатыгыз. Бу маска биттәге вак җыерчыкларны бик тиз тигезли, имеш. 
Ә менә дөге оныннан ясалган түбәндәге маска куллар өчен бик файдалы. 4 аш кашыгы дөге онын сөткә салып болгатыгыз. Барлыкка килгән боламыкны кулларга тигезләп ягып, 10 минут тотыгыз. Масканы җылы су белән юыгыз. 

Фото-Pixabay.com


Нет комментариев