“Фаиза” грант отты
Яңалыклар

“Фаиза” грант отты

Грантларның гомуми суммасы 211 млн 856 мең сум тәшкил итә, шуның 122 млн 877 мең сумы – федераль бюджеттан.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “2017-2020 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү” ведомство программасы буенча авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базасын үстерүгә грантлар бирүгә өстәмә конкурста җиңүчеләрне ачыклады. Грантларның гомуми суммасы 211 млн 856 мең сум тәшкил итә, шуның 122 млн 877 мең сумы – федераль бюджеттан. Конкурска кертелгән 8 авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы арасында безнең районнан Фаит Шәйморзинның “Фаиза” кооперативы да бар.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев