Эшмәкәрләргә бай җирлек
Тойгелде, Ташлыяр, Атлас һәм Игенче авылларын үз эченә алган Тойгелде авыл җирлегендә 1170 кеше яши. Узган ел җирлектә бер бала туган, 20 кеше вафат булган.
Җирлектә фермерлар да әз түгел. Игенче авылында Разыйф Кәрамов белән Ришат Сәйфуллин – тавыклар, күркәләр, казлар, Тойгелдедә Лениза Ситдыйкова, Рамил Шакирьяновлар кызыл тавык һәм бройлерлар үстерә, Ташлыярда Азат Хөснуллин казлар үстереп сата. Мөгезле эре терлек үрчетү, мәрмәр ит җитештерү белән шөгыльләнүче Мөдәррис һәм Руслан Кәлимуллиннарны райондашларыбыз яхшы белә.
– “Август” агрофирмасында безнең җирлектән җиде кеше эшли, күбесе – механизатор, шофер. “Намус”та дистәгә якын ир-егет хезмәт куя. “Фаиза” кооперативы 20гә якын авылдашыбызны эшле итте. “Авзалов” фермер хуҗалыгында эшләүчеләр күп, – ди Тойгелдедән Радик Габделхаков.
Тойгелде авыл җирлегендә 500гә якын шәхси хуҗалыкта 600дән артык мөгезле эре терлек исәпләнә. Умарта тотучылар да күп, умарталар саны 400гә җитә!
– Җирлек халкының матур яшәргә омтылуы сөендерә. Халык, бер-берсе белән ярышып дигәндәй, каралты-курасын төзекләндерә, ремонт ясый, – ди Тойгелде авыл җирлеге башлыгы Дамир Минһаҗев.
Көнкүрештәге мәсьәләләр үзара салым хисабына хәл ителә. Узган көз җирлектәге су башнялары ремонтланган. “Чиста су” программасы нигезендә 2020 елда Тойгелде авылында су челтәре эшләнгән иде, узган ел үзара салым хисабына Тойгелдедә су башнясына капиталь ремонт үткәрелгән, су линиясендә 340 метр озынлыкта торбалар алыштырылган. Атлас авылында да су линиясен яңартканнар.
Юлларны төзекләндерү, кышын кардан чистарту, урамнарны яктырту да үзара салым хисабына башкарыла. Үзара салым ярдәме белән Ташлыяр һәм Тойгелде авылларында Сабантуй мәйданнары эшләнгән, Игенче авылының Бакча, Яшьләр, Газовая, Новая урамнарында юл ремонтланган.
Җирлектәге һәр авылда мәчет бар! Тойгелдедә ике мәчет эшли һәм икесендә дә һәр көнне, намазга чакырып, биш тапкыр азан тавышы яңгырый. Дүрт авылга өч фельдшер-акушерлык пункты хезмәт күрсәтә, ике мәдәният йорты, ике китапхәнә эшли.
– Җирлегебез район үзәгенә якын урнашкан. Тойгелде мәктәбендә 39 бала белем ала, балалар бакчасына 28 сабый йөри. Ташлыяр балалар бакчасында дүрт бала тәрбияләнә, – ди Дамир Минһаҗев.
2022 елда Тойгелде, Ташлыяр, Атлас авылларында үзара салымны – 1200 сумнан, Игенчедә 700 сумнан җыярга планлаштыралар. Җыелган средстволар хисабына беренче чиратта юлларны ремонтлау планлаштырыла. Ел дәвамында су өчен түләү дә үзара салым хисабына башкарылачак, ди җирлек башлыгы.
Лилия Шәймиева.
Фото – “Мөслим–информ” архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев