Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Элмә такта куелды (фоторепортаж)

Бүген райондашыбыз Алмаз Мирзаянов хөрмәтенә үзе яшәгән йортка - Кооператив урамы, 213 йорт диварына элмә такта куелды.

Тантаналы чарада район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов та катнашты. Мондый төр чаралар - әфганчыларыбызга үзләре исән чакта элмә такта урнаштыру матур традициягә әйләнде. 

Алмаз абый йортына урнаштырылган такта - тугызынчысы. Бәйрәмдә локаль сугыш ветераннары, Мөслим, Сарман, Тукай, Актаныш, Мамадыш , Кукмара районнарыннан килгән әфганчылар, райондашларыбыз катнашты. 

Алмаз абыйның тормыш иптәше Ләлә апа, балалары Рүзәл, Гүзәл чарага килүчеләргә җылы рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Бәйрәм чарасын районның иҗтимагый совет рәисе Рушат Солтанов алып барды.

Лилия Шәймиева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев