Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Ел укытучысы – 2022"

Мөгаллимнәр ачык дәрес һәм мастер-класс күрсәтәләр.

Бүген, 28 февральдә, Актанышта Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат базасында "Ел укытучысы-2022" бәйгесенең зона этабы уза. Көн дәвамында Актаныш, Мөслим, Сарман, Зәй районнарында "Ел укытучысы" бәйгесендә җиңү яулаган педагоглар көч сынашачак. Безнең районнан 4 укытучы катнаша: Илсөя Шәрипова, Алина Марданшина (“Дебют” номинациясе), Гөлзирә Рахимуллина, Гүзәл Хәсәнова.

Дәрәҗәле бәйгене ачу тантанасында укытучыларны гимназия укучылары сәламләде. Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов хәер-фатихасын бирде. Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгының гомуми белем бирү һәм укучыларны йомгаклау аттестацияләве бүлеге җитәкчесе Татьяна Иванова, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли бүлек җитәкчесе Энҗе Гыйзәтуллина бәйгедә чыгыш ясаячак мөгаллимнәргә уңышлар теләде. Нәтиҗәләр соңрак билгеле булачак.

Материалны әзерләүдә aktanysh-rt.ru мәгълүматлары файдаланылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев