Ел башыннан исерек килеш транспорт белән идарә иткән 7 шофер тоткарланган
Яңалыклар

Ел башыннан исерек килеш транспорт белән идарә иткән 7 шофер тоткарланган

Былтыр районның ДАИ инспекторлары рейд вакытында 97 исерек шоферны ачыклаган иде.

Шуларның икесе – моңа кадәр дә алкогольле эчемлекләр кулланып, руль артына утырган өчен машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән ир-атлар. Былтыр районның ДАИ инспекторлары рейд вакытында 97 исерек шоферны ачыклаган иде. Аларның бишесенең хатын-кызлар булуы да мәгълүм. “Исерек шоферларны ачыкларга “Телеграм” каналының да ярдәме зур. Җәмәгатьчелекнең дә битараф булмавы юлларда тәртип булдыруга уңай йогынты ясый”, – ди ДАИ җитәкчесе Айнур Хәйретдинов.

Фото -  Pixabay.com

 


Нет комментариев