Экспертлар декабрьне кышын отпуск алу өчен иң отышлы ай дип атады
Бу хакта ТАСС агентлыгына «Авито Работа» экспертлары хәбәр итте
2026 елның декабре кышын отпуск алу өчен иң отышлы ай булачак. Бу хакта ТАСС агентлыгына «Авито Работа» экспертлары хәбәр итте.
«2027 елның гыйнвар һәм февраль айларында эш көненең бәясе 2026 елның декабренә караганда азрак, шуңа күрә бу айларда отпускка чыгу акча ягыннан отышсыз. Хезмәт хакын югалтмыйча ял итәргә теләсәгез, быел кышын отпускны 2026 елның декабренә планлаштырырга киңәш ителә», – диелә хәбәрдә.
Экспертлар мәгълүматларына караганда, айда эш көннәре никадәр күбрәк булса, бер эш көнененең бәясе дә шулкадәр зуррак. 2026 елның декабрендә 22, 2027 елның гыйнварында 15, февральдә 19 эш көне булачак.
Нет комментариев