Эксперт: хайваннарга карата җаваплы мөнәсәбәт Конституциядә беркетелергә тиеш
Яңалыклар

Эксперт: хайваннарга карата җаваплы мөнәсәбәт Конституциядә беркетелергә тиеш

Яңартылган Конституциядә РФ хөкүмәтенең җәмгыятьтә хайваннарга карата җаваплы караш формалаштыру - дөрес юнәлештә бер адым, дип саный Казан котокафесы директоры Ольга Александрова.

«Иң мөһиме — хайваннарга карата мөнәсәбәтне җәза аша түгел, ә тәрбия аша үзгәртергә кирәк», - дип билгеләп үтте Александрова. 
Александрова әйтүенчә, үсеп килүче буынны тәрбияләү нәтиҗәсендә хайваннарга карата гуманлы мөнәсәбәт формалаштырырга кирәк. 
«Балалар хайваннар белән күбрәк аралашкан саен, алар кешелеклерәк», — дип өстәде котокафе директоры.
Конституциядәге төзәтмәләр нигезендә, РФ хөкүмәте илнең уникаль табигый һәм биологик күптөрлелеген саклауга, җәмгыятьтә хайваннарга карата җаваплы караш формалаштыруга юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыра.


Нет комментариев