Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Егетләрне сынар чак...

1 октябрьдән республикада көзге чакырылыш кампаниясе старт алды. Унсигез яше тулган 200дән артык егетебез медицина комиссиясе тарафыннан тикшерү үтте. Бу көздә армия сафларына 25 егет алыныр, дип планлаштырыла. Беренче озату 24 октябрьдә булды. 12 егет Ерак Көнчыгыш, Оренбург, Саратов, Самара якларына җибәрелде.

Егетләребез хәрби-диңгез флоты һәм коры җир гаскәрләрендә хезмәт итәчәк. Чираттагы озату 25 ноябрьгә планлаштырыла. Бу көнне Иске Карамалы, Ташлыяр, Әмәкәй, Краснояр авыл җирлекләреннән тагын дүрт райондашыбыз армия хезмәтенә алыначак. – Шунысы сөендерә: хәрби хезмәткә алынучы егетләр бурычларын үтәргә ныклы әзерлек белән китәләр. Язгы чакырылышта планны арттырып үтәгән идек. Ул вакытта 25 егет урынына 32 егет китте. Егетләрнең сәламәтлеге буенча район күрсәткечләре дә югары – 90 процент тәшкил итә. Безнең эшчәнлеккә иң зур бәя – армиягә җибәрелгән егетләрнең республика хәрби комиссариатыннан кире әйләнеп кайтмавы һәм яхшы хезмәт итүләре,– ди Илшат Яббаров. Егетләрнең күбесе хәрби хезмәтләрен диңгез флоты һәм десант гаскәрләрендә үтәргә теләк белдерә. Чыдамлык һәм рухи ныклыкны сыный торган әлеге гаскәрләргә физик яктан нык булган, сәламәт егетләрне генә алалар. Чик сакчысы булып хезмәт итү аеруча “модный” санала икән. Ләкин анда контракт нигезендә баручыларны гына алалар. Хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе рәисе сүзләренә караганда, соңгы елларда армиягә барудан качып йөрүчеләр юк дәрәҗәсендә.10-11 классларда белем алучы егетләр арасында хәрби уку йортларына керергә теләк белдерүчеләр шактый. Җәйге ялларда алар, Минзәлә районы һәм Биектау районының Куркачи авылында урнашкан хәрби лагерьларда булып, хәрби хезмәт серләренә дә төшенәләр, күнекмәләр дә алалар.– Әти миңа кечкенәдән үк армиягә бару кирәклеген гел-гел искәртеп килде. Хәзер эшкә урнашам дисәң дә, шул ук хәрби билет кирәк. Кая барсаң да, иң элек алган белемең турында түгел, ә “Армиядә булдыңмы?” дип сорыйлар. Мин хәрби хезмәткә үз теләгем белән китәм. Мәктәптән соң Казанда спорт академиясен тәмамладым. Спорт белән дус булу солдатка бик кирәк. Бер ел вакыт сизелми дә үтеп китәр. Иң мөһиме – әти-әниләребез, якыннарыбыз янына исән-сау әйләнеп кайтырга язсын, – ди көзге чакырылышта беренчеләрдән булып армиягә киткән Тат. Бүләр егете Зирәк Нәҗипов.Бүгенге көндә җирлегебездән 9 егет контракт нигезендә хезмәт итә. Әлеге төр хезмәткә алынучылар саны шактый. Бу аңлашыла да. Элек югары белеме булганнар гына контракт нигезендә хезмәт итә алса, хәзер инде урта һөнәри белем белән дә “контракт”ник булырга мөмкин.

Лилия ШӘЙМИЕВА. 
Фото – Зирәк Нәҗиповның гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев