Эчке эшләр бүлегендә 2024 ел йомгаклары буенча киңәшмә узды
Киңәшмәдә югары уңышларга ирешкән аерым хезмәткәрләргә ведомство бүләкләре тапшырылды
Район хакимиятенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Альберт Шакиров узган елга йомгак ясап, доклад белән чыгыш ясады. Ул бүлекнең оператив хезмәт эшчәнлегендәге аерым юнәлешләре буенча уңай нәтиҗәләр күренүен ассызыклады.Район прокуроры Данис Әхмәтҗанов та аерым юнәлешләрнең эшчәнлеген анализлады, фикер-киңәшләрен җиткерде.Район башлыгы Альберт Хуҗин полиция хезмәткәрләренә гадәти тормышта, аеруча массакүләм чаралар вакытында, иминлекне тәэмин итүләре өчен рәхмәтен белдерде.Киңәшмәдә югары уңышларга ирешкән аерым хезмәткәрләргә ведомство бүләкләре тапшырылды.
Фотолар - район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев