Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Диварларга сыймас гүзәллек

Чәчкә-гөлләр яратмаган хатын-кыз юктыр. Ләкин аларны тәрбияләп, бар күңелен биреп үстерүчеләре генә сирәк. 

Әйләнә-тирәбездә матурлыкка гашыйк җаннар аз түгел. Мөршидә Латыйпова да шундыйлар сафында.
– Үзең яшәгән җирнең чисталыгы, матурлыгы күзләрне генә түгел, күңелләрне дә иркәләргә тиеш, дип уйлыйм мин. Гөл үстерергә теләп тә, үстерә алмаган кешеләр аз түгел. Шушы матурлыкка алар да куансын дип үстерәм мин бу табигать гүзәлләрен, – ди Мөршидә апа.
Мөршидә апа үзен белә-белгәннән бирле гөлләр үстерә. Лаеклы ялга чыккач, яраткан шөгыленә тагын да күбрәк игътибар бирә башлый. Мөршидә апаның чәчкә-гөлләре фатирына гына сыймыйча, үзе яшәгән йортның подъездында – идәндә, баскычта, тәрәзә төпләрендә дә урын алган. Бу йортта яшәүчеләрне ел әйләнәсе матур чәчәкләре, хуш исләре белән каршы алучы гөл чүлмәкләренең санына чыкмалы түгел.
– Мин гөлләр яратсам да, чәчкәләрне бу дәрәҗәдә үстерә белмим. Мөршидә, кайчан карама, чәчкә-гөлләр белән мәш килә. “Җаннары бар аларның”, – дип, алар белән сөйләшә, серләшә. Мөршидә өлкәннәргә дә бик игътибарлы. Озаграк күренми торсак, өйгә кереп, хәлне белә. Өлкәннәр көне булсынмы, башка бәйрәмме, иң беренче булып ул котлый, – ди, күршесе белән горурланып, Кифая Мәүлиева.
Мөршидә апа тирә-юньне, тормышны ярата. Шулай булмаса, күңелендәге матурлыгын гөлләргә күчереп, йөрәгендәге җылыны башкаларга бүләк итәр идемени?! Чәчәкләре  аның яраткан шөгыле генә түгел, сердәшләре, якын дуслары да.
– Әниемнең гөлләр телен аңлый белүенә кечкенәдән игътибар итә идем. Ул аларны шулкадәр ярата! Үзенә ошаган гөл күрә икән, һичшиксез, өйгә алып кайта. Гөлләр тәрбия ярата. Ә әнием бу мәсьәләдә – оста белгеч. Хатын-кыз һәм чәчкәләр – янәшә торырдай ике сүз. Оныклары да, әбиләренең чәчәкләр үстергәнен күреп, кечкенәдән үк матурлыкны күрә белергә өйрәнә, – ди Мөршидә ханымның улы Руслан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев