Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Диспансерлаштыру үтү өчен көн бирелә

Узган ел кабул ителгән 353-ФЗ санлы федераль закон нигезендә РФ Хезмәт кодексына 185.1 маддәсе өстәлде. Әлеге маддәдә диспансерлаштыру үтүче эшчеләргә гарантияләр билгеләнгән. 

Диспансерлаштыру үткәндә эшчеләр өч елга бер мәртәбә бер көнгә эштән азат ителә, эш урыны (вазыйфа) һәм уртача хезмәт хакы саклана. 
Картлык буенча, шул исәптән вакытыннан алда, пенсия билгеләргә хокук бирүче яшькә җитмәгән эшчеләр, мондый яшь җиткәнче биш ел дәвамында һәм картлык буенча яисә тиешле вакыт эшләгән өчен пенсия алучы эшчеләр диспансерлаштыру үткәндә елга бер тапкыр ике көнгә эштән азат ителүгә хокуклы, шулай ук эш урыны (вазыйфа) һәм уртача хезмәт хакы саклана. Диспансерлаштыру өчен эштән азат ителүгә гариза язарга, азат ителү көннәрен эш бирүче белән килешергә кирәк. Әлеге федераль закон быел 1 гыйнвардан гамәлгә керде. 
Район прокуратурасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев