Диспансерлаштыру кысаларында
Хатын-кызларның күкрәк бизендә яман шеш авыруы булу-булмавын ачыклау максатында район үзәк хастаханәсе территориясендә күчмә маммограф эшли.
Бу диспансерлаштыру кысаларында башкарыла. Республика онкология үзәгеннән килгән маммограф ике атна эчендә 437 хатын-кызны тикшерде. Күчмә маммография кабинеты тикшерүләрне график нигезендә алып бара. Ничә яшьлек хатын-кызларның әлеге белгечкә күренергә тиешлеген белү өчен участок терапевтына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев