Мөслимдә депутатлар кабул итү үткәрде
29 ноябрьда барлык авыл җирлекләрендә депутатлар тарафыннан гражданнарны кабул итү узды. Чара "Бердәм Россия" партиясенең 16 еллыгы уңаеннан оештырылды. Халыкны кабул итү 3 декабрьга кадәр дәвам итәчәк. Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ирек Шарипов гражданнарны кабул итте. Төштән соң мөслимлеләрне Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хайров кабул итте.
Нет комментариев