Демография – саннарда
Беренче яртыеллыкта 50 яңа гаилә төзелгән.
ГХАТ бүлеге мәгълүматларына караганда, июнь аенда 9 бала (6 малай һәм 3 кызы) туган. Ел башыннан 74 бала дөньяга килгән. Июньдә 12 пар мөнәсәбәтләрен законлаштырган. Беренче яртыеллыкта 50 яңа гаилә төзелгән. Бер ай эчендә 4 гаилә таркалган. Ел башыннан аерылышучылар саны – 20 пар. Июнь дәвамында 28 райондашыбыз якты дөнья белән хушлашкан. Алты ай эчендә 154 кеше вафат булган.
Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев