Демография – саннарда
Яңалыклар

Демография – саннарда

Март аенда 8 кеше ата булуларын раслаган.

Март аенда җирлегебездә 7 малай һәм 7 кыз туган. Алты әнинең бу – беренче, дүртесенең – икенче, өчесенең – өченче, берсенең – дүртенче балалары. Ел башыннан туучы балалар саны 31не тәшкил итә. 12 ир-ат һәм 12 хатын-кыз якты дөнья белән хушлашкан. Ел башыннан үлүчеләр саны – 70. 9 пар язылышкан, ике ир-ат һәм ике хатын-кызның бу икенче никахлары. 7 пар аерылышкан. Март аенда 8 кеше ата булуларын раслаган.

Фото - Pixabay.com

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев