Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Данлыйм сине, Мөслимем!

Республика көнен Мөслим төзекләнгән, матурланган хәлдә каршы алды.

Юллар төзелеше булсынмы ул, мәгариф, мәдәният өлкәсеме – һәркайсында күләмле эшләр башкарылган. Соңгы елларда гына да җирлегебездә 237 км юл төзелде һәм ремонтланды, 42 км озынлыкта тротуарлар ясалды. Мәдәният биналары төзелеше һәм ремонты өчен 160 млн сум акча бирелгән.
Күләмле эшләрнең җирлек халкы көче белән башкарылуын әйтергә кирәк. Һәр өлкәдә тырыш хезмәт куйган райондашларыбызның фотосурәтләре ел саен “Хезмәткә дан” скверында урын ала. Матур традицияне дәвам итеп, быел да скверда яңа исемнәр барлыкка килде. “Хезмәткә дан” аллеясының яңа хуҗалары итеп район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Ләйлә Харисова, “Туган як” агрофирмасы механизаторы Евгений Үтәгәнов, газ участогы слесаре Радик Габделхаков, Мөслим үзәк хастаханәсе өлкән шәфкать туташы Рәзилә Хәбибуллина, шәхси эшмәкәр Илгиз Зиннуров, Тойгелде авылы китапханәчесе Нурия Бахтагәрәева, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Ирек Салихҗанов, Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгизә Әкмалова, спорт мәктәбе укытучысы, кул көрәше буенча тренер Ларис Бариев, “Ел укучысы-2020” титулына ия булган Мөслим лицее укучысы Кирилл Абдреев игълан ителде. Яшәгән җирлекләренең киләчәге өчен янып-көеп йөрүче, Мөслимебезнең үсешенә үзеннән өлеш кертүче әлеге райондашларыбызның һәркайсы хөрмәткә лаек.
Бәйрәм уңаеннан Мөслимдә беренче көзге ярминкә дә узды. Җирлегебез халкына тәкъдим ителгән авыл хуҗалыгы продукциясе, гадәттәгечә, мулдан иде. Көне дә кояшлы, җылы булды. Быелгы уңыштан ясалган банка-банка кайнатма, салатлар, башка төрле тәм-томнарны һәр авыл җирлеге бай ассортиментта тәкъдим итте.
– Мөслимдәге ярминкәләр халыкны туплый. Бүген дә менә алма төшәрлек тә урын юк. Тормыш иптәшем белән ит алырга дип төштек. Сатудагы продукциягә тел-теш тидерерлек түгел. Халык ихтыяҗын тулысынча канәгатьләнерлек азык-төлек тә, кием-салым, көнкүреш товарлары да бар. Үзебезнең Мөслим сатучылары белән беррәттән Чаллы, Түбән Кама шәһәрләреннән дә килгәннәр. Без – өлкәннәр өчен мондый ярминкәләр дус-иптәшләр белән җыелу, рәхәтләнеп аралашу урыны да, – ди Яңа Усы авылыннан Лена Романова.
Ярминкәгә килүчеләрне Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йорты үзешчәннәре сәламләде. Мөслимнең үзәк урамы ярминкә беткәнче җыр-моңга күмелеп утырды. Шунысы сөенечле: халык өчен продукция кулай бәядән тәкъдим ителде. Мал һәм кош ите, бал-май сатылган сәүдә нокталарыннан халык өзелмәде. Югары Табын авыл җирлеге уңганнары быел да, эксперимент ясап, төрледән-төрле кайнатмалар алып чыкканнар. Кабак белән имбирь, сары слива белән каһвә, үзләре үстергән санберри җимешеннән күзләр өчен файдалы вареньены да, физалис, чия һәм шоколадтан ясалган кайнатма, чәй тәмнәрен дә халык яратып алды. Михайловкалыларның үзләре үстергән куян итен, кайнатмаларын халык тиз арада сатып алып бетерде. Сал.Мухан авыл җирлеге хуш исле балдан тыш, авыл уңганнары бәйләгән оекбашлар, төрле бәйләмнәр белән дә сату итте. Кайнар коймак белән чәйдән теләгән һәркем авыз итә алды. 
– Яңа Усы авыл җирлегенең киң күңелле кызлары кыстый-кыстый чәй эчерде. Бик риза булып кайтып китәм. Балаларның да күңеле булды. Чират торып баллы мамык, таякта төрелгән сосискалар алдык. Чәк-чәген дә, үзләрендә үстерелгән аджика, борыч, әллә ничә төрле кәбестә алдым Табын җирлегеннән. Төрле дару үләннәре, иван-чәй, мәтрүшкәләр запасы да булдырдым. Урман нигъмәтләрен үзең җыйсаң да була анысы. Ләкин вакыт җитми, – ди Гөлфия апа Гәрәева.
Республика көне уңаеннан оештырылган чаралар “Кояшлы Ык” ял зонасының амфитеатрында дәвам итте. Район үзешчәннәренең концерты ямьле Ык буен моңга күмде. Бәйрәмдәге халык, концерттан бигрәк, Ык буеның төзеклегенә, заманча уңайлыкларга гаҗәпләнеп утырды. Шаккатырлык та шул! Кайчандыр чүп үләне баскан су буе бүген гөл-чәчәкләрдән, яшеллектән балкый. Ык буен чистарту һәм төзекләндерү, районда 37 парк торгызу өчен 405 млн сум акча тотылган. Бина фасадларын яңарту, агачлар, газон үстерү, гомумән, төзекләндерү өчен 349 млн акча юнәлтелгән. Районыбыз өчен бүлеп бирелгән средстволар шактый. Хөкүмәт ярдәменең гомуми саны 5 млрд сумнан артып китә. Башкарылган эшләр дә күләмле. 
Халыктан җыелган үзара салым акчасы 298 млн сум тәшкил итте. Бу средстволар үзебез яшәгән җирлекне төзекләндерү, авылларыбызның йөзен үзгәртү, алда торган мәсьәләләрне хәл итү өчен кулланылды. Төрле программалар ярдәме белән урамнарны яктырту, су белән тәэмин итү, канализация эшләнде, авыл юлларының сыйфаты яхшырды, социаль учреждениеләр яңа күлмәк киде. Саный китсәң, башкарылган эшләрнең исәбе юк. Халыкның эшне күрә, югары бәя бирә белүе дә сөендерә.
– Газеттан укып, җирле телевидениедән күреп торабыз: мәктәпләр, мәдәният йортлары, ФАПлар төзекләнә. Хастаханәне генә кара син! Мондый бина шәһәрдә дә юктыр ул. Мөслим көннән-көн үсә. Аэропорт башында элек бер өй бар иде, хәзер андагы өйләрнең исәбе юк. Аэропорт микрорайонына газ линияләрен суздылар. Халык мәнфәгатьләрен истә тотып, безне кайгыртып яшәүче җитәкчелеккә дә, дәүләтебезгә дә рәхмәт, – ди Гөлфәрия апа Сәлимова.
Мөслимне күпләр шәһәр белән чагыштыра һәм ялгышмый. Спорткомплекс, бассейн, чаңгы базасы, спорт мәйданчыклары, “Урман иле” лагере белән горурлана алабыз. Спорт һәм яшьләр сәясәте өлкәсенә генә дә 420 млн сум акча тотылды. Сугыш ветераннары өчен дәүләт программасы ярдәмендә йортлар төзелде, инвестицион йортлар сафка басты. Бик күпләр көткән мунча төзелде, күпфатирлы йортларның барысы да диярлек “яңа күлмәк киде”. 
Җирлек халкы шушы төбәктә тууы, яшәве, шунда тормыш алып баруы белән горурлана. Үз эшләрен алып баручылар да аз түгел. 55 гаилә фермасы үз эшчәнлеген алып бара, кошчылык буенча 30 мәйданчык эшли. Җирлектәге оешма-предприятиеләр һәм агрофирмалар районыбыз үсешенә саллы өлеш кертә. Бердәмлек булганда, җирлектә тотрыклылык та, үсеш тә булыр. Республика көнен алдагы елларда да горур һәм матур итеп үткәрергә язсын!

 

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев