Данис Зарипов Казанга кабат кайтканнан соң "Ак Барс" өчен беренче алкасын кертте
Яңалыклар

Данис Зарипов Казанга кабат кайтканнан соң "Ак Барс" өчен беренче алкасын кертте

Казанда "Ак Барс" һәм "Динамо" командалары очрашуының икенче периоды төгәлләнде.


("Татар-информ"). Хоккейчы Данис Зарипов "Ак Барс" командасына әйләнеп кайтканнан соң беренче алкасын кертте.

Казанда КХЛның даими чемпионаты кысаларында "Ак Барс" һәм Мәскәүнең "Динамо" командалары очрашуының икенче периоды төгәлләнде. Исәп әлегә 3:1 - боз хуҗалары файдасына.

Данис Зарипов бу сезонда әле икенче уенын гына уздыра. Аның керткән голы бүгенге уенда "Ак Барс" командасының өченче уңышы иде. Ә Зарипов өчен ул КХЛ чемпионатында керткән 200 нче алка булды.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев