Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Чыршы” операциясе уза

Оператив-профилактика чара барышында ылыслы агачларны законсыз кисүне булдырмfe максатыннан урманнарда рейдлар үткәрелә.

20 декабрьдән 31 декабрьгә кадәр республикада “Чыршы” операциясе бара. Оператив-профилактика чарасы барышында ылыслы агачларны законсыз кисүне булдырмау максатыннан урманнарда рейдлар үткәрелә. “Урманнарда агачларны рөхсәтсез кискән, аларга зыян китергән өчен гражданнарга – 3 мең сумнан 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 20 мең сумнан 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 мең сумнан 300 мең сумга кадәр штраф салу каралган. Моннан тыш, законсыз агач кискән зат урманга китерелгән зыянны капларга тиеш булачак. Урман турындагы законнарны бозу фактлары турында урман сагының турыдан-туры 8-800-100-94-00 номерына, шулай ук 8(843) 221-37-95 номеры буенча ТР Урман янгыннарын сүндерү үзәгенең диспетчерлык хезмәтенә хәбәр итәргә мөмкин”, – ди Мөслим урман участогы урманчысы Рәфил Асылгәрәев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев