Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чын күңелдән

Мин – Исәнсеф авылында яшәп ятучы өлкән яшьтәге кеше – күп еллардан бирле шикәр авыруы белән чирлим. Тәүлекнең төрле вакытында табиб ярдәме кирәк була. 

Исәнсеф авылында күп еллар шәфкать туташы булып эшләүче Фәридә Мансурова һәрвакыт йөгереп килеп җитә. Үзенең ягымлы сүзе, кирәкле дарулары белән беренче ярдәм күрсәтә. 
Быел пневмония зәхмәте дә читләтеп үтмәде. Гаиләбез белән чирләдек. Шушы авыр вакытта да Фәридә даруларны да үзе алып кайтып бирде; район хастаханәсенең участок табиблары белән элемтәдә торды, һәр көнне килеп, алар әйткән дарулар белән безне дәвалады. Аңа чын күңелдән рәхмәтебезне әйтәбез. 
Шулай ук безгә һәр көнне шалтыратып, хәлебезне белешеп торган участок табиблары-шәфкать туташлары  Нурсинә Маннановага, Татьяна Николаевнага, Диләрәгә, Зирәк Флүновичка, УЗИга алып барган ашыгыч ярдәм табибларына, анализлар алырга килгән лаборатория хезмәткәрләренә, хастаханәнең баш табибы Рамил Морзахановка, ярдәм күрсәткән һәр табибка чын күңелебездән, ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Аларның һәммәсенә сәламәтлек, гаилә иминлеге, авыр-җаваплы эшләрендә сабырлык теләп калабыз. 
Исәнсефтән Разиевлар гаиләсе.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев