Чәй коронавирусны юк итәргә сәләтле
Эффекты берничә сәгать булса, әлеге чәйне авызны чайкату өчен яисә Covid-19ның йогышлылыгын киметүче эчемлек итеп кулланып булачак.
Кара чәй антиковидлы эффектка ия. Бу хакта Киото медуниверситеты тикшеренүчеләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
Кара чәй кеше селәгәендәге SARS-CoV-2 вирусын юк итәргә сәләтле. Бу исә чәй яфракларын эшкәрткәндә бүленеп чыга торган биологик актив кушылмалар барлыкка килү белән бәйле. Белгечләр сүзләренчә, вирусны эпигаллокатехин галлаты, теафлавин-3,3'-дигаллат һәм азиненсин A "юк итәргә" мөмкин.
Тикшеренү үткәргәндә, галимнәр коронавирус инфекциясе булган биш ирекле кешедән селәгәй үрнәген алган. Аннары селәгәйне яшел һәм кара чәй белән кушканнар. Нәтиҗәдә, кара чәйнең вирус титрын сизелмәслек дәрәҗәгә төшерүе ачыкланган. Әмма бу эффект кыска вакытлы булырга мөмкин, ди белгечләр. Шуңа күрә чәйдән соң вирусның йогышлылыгы ничек үскәнен әле билгеләргә кирәк.
Эффекты берничә сәгать булса, чәйне авызны чайкату өчен яисә Covid-19ның йогышлылыгын киметүче эчемлек итеп кулланып булачак.
“Татар-информ”нан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев