"Авыл укытучысы" бәйгесендә ике җиңү
Республикабызда авыл җирлегендә яшәүче һәм хезмәт куючы мөгаллимнәребезнең хезмәтләрен бәяләү максатыннан 2014 елдан бирле "Мәгариф" журналы Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә "Авыл укытучысы" конкурсы үткәрә. Быелгы бәйгенең 1 нче этабында 100 дән артык укытучы катнашты. Укытучылар төрле темаларга эссе язып үзен танытты. Икенче этапка 30 конкурсант узды. Алар...
Республикабызда авыл җирлегендә яшәүче һәм хезмәт куючы мөгаллимнәребезнең хезмәтләрен бәяләү максатыннан 2014 елдан бирле "Мәгариф" журналы Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә "Авыл укытучысы" конкурсы үткәрә. Быелгы бәйгенең 1 нче этабында 100 дән артык укытучы катнашты. Укытучылар төрле темаларга эссе язып үзен танытты. Икенче этапка 30 конкурсант узды. Алар тәкъдим ителгән темалар буенча дәрес эшкәртмәләре яки эчтәлекле мәкаләләр тапшырды. "Балаларга мәхәббәт" номинациясендә - Мөслим лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Чулпан Индус кызы Сыйтдикова җиңү яулады. Татарстан Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Укытучылар көнендә бу бәйгедә җиңүчеләрне котлап, кыйммәтле бүләкләр, дипломнар һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев