Чишмәне төзекләндерәләр
Тиздән авыл халкы яңадан җирлектәге иң сыйфатлы сулы чишмәдән аш-су кайнатачак.
Баланлы авылында Мәкәр чишмәсен төзекләндерәләр. Элек өлкән буын карап-чистартып торган чишмәгә соңгы елларда игътибар кимегән. Җирлектә күп эшләрнең башында торучы Алгиз Корбанов тәкъдиме белән Мәкәр чишмәсен төзекләндерү башланган. Боҗралар инде урнаштырылган, тирә-юньне чистарту бара. Тиздән авыл халкы яңадан җирлектәге иң сыйфатлы сулы чишмәдән аш-су кайнатачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев