Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чиркәү сафка басты

Һәр җомгада биредә дини служба һәм литургияләр уза.

Яңа Усы авылында иганәчеләр ярдәме белән “Космы һәм Дамиана” чиркәве сафка басты. Аңа илтүче 200 метр озынлыктагы юлны күтәртеп, гравий түшәгәннәр. Моның өчен халыктан җыелган үзара салым акчасы кулланылган. Чиркәүне төзүдә башлап йөрүче Валерий Кондратьев бу көннәрдә җылылык системасын эшләү белән мәшгуль. Гыйбадәт йортын утын белән ягып җылытырга ниятлиләр. Һәр җомгада биредә дини служба һәм литургияләр уза. Аны Рус Шуган авылы чиркәве рухание Никита атакай үткәрә. Чаң кагучы Олег Пискунов якшәмбе саен иртәнге 8 сәгатьтә кыңгырау чыңлата. “Олы бәйрәмнәрдә узучы чараларга 30дан артык кеше җыела, читтә яшәүче авылдашларыбыз да кайта”, – ди авыл Яңа Усы авыл җирлеге башлыгы Галина Романова.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев