Чираттагы утырыш
Бүген администрациянең утырышлар залында район башлыгы катнашында атналык киңәшмә узды.
Киңәшмәдә ТР Росреестр идарәсенең Мөслим районы буенча булеге башкарган эшләр буенча Марс Багауов, техник инвентаризация бюросы эшчәнлеге буенча Гөлназ Шәймөхәммәтова, "Татэнергосбыт" акционерлык җәмгыятенең Мөслимдәге офисы эшчәнлеге буенча Салават Сруров чыгыш ясады.
Киңәшмәдә шулай ук авылларның чисталыгын тәэмин итү; үзара салым акчасына башкарыласы эшләрне, төзелеш һәм төзекләндерү эшләрен, терлек азыгы әзерләүне контрольдә тоту; балаларның җәйге ялын һәм эшен оештыру; 9 июль көнне үтәчәк Корбан бәйрәмен, “Август” оешмасының 10 июльдә узачак Басу көнен үткәрүгә әзерлек мәсьәләләре каралды.
Озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 55 яшь тулу уңаеннан "Ак БАРС" Банкның Мөслимдәге өстәмә офисында юридик затларга хезмәт күрсәтү буенча өлкән менеджер булып эшләүче Хәбибуллина Резида Әзгар кызы район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев