Чәчү эшләре тәмамланды
Быел район буенча 49 мең 550 гектарда чәчү үткәрелде.
Аның 34 мең 60 гектарында бөртекле-кузаклы культуралар чәчелде. Техник культуралардан көнбагыш – 4 мең 71, рапс – 8 мең 683, азык культуралары 6 мең 388 гектар мәйдан били. Уҗым культуралары 13 мең 686 гектарда үстерелә. Язгы чәчү өчен орлык фондын яңарту максатында 1100 тонна югары репродукцияле орлыклар сатып алынды. 8 мең 400 тонна минераль ашлама тупланды. Бу – һәр гектар чәчүлек мәйданына тәэсир итүче матдәдә исәпләгәндә 72 кг ашлама кертелгән, дигән сүз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев