Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чаллыдагы бер фатирда газ кранын алыштырган вакытта кухняга ут капкан

Гадәттән тыш хәл ЗЯБ бистәсендәге күпкатлы йорт фатирында килеп чыккан.


( «Татар-информ»). Чаллының ЗЯБ бистәсендәге күпкатлы йорт фатирында янгын чыккан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Гадәттән тыш хәл кичә бистәдәге 18нче йортта булган.

55нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре ачыклаганча, янгын шәхси оста кухняда газ кранын алыштырган вакытта килеп чыккан. Янгынның гомуми мәйданы сигез квадрат метр тәшкил иткән.

Янгынны йортның 59 яшьлек хуҗасы краннан аккан су ярдәмендә сүндергән. Ут белән көрәшүчеләр аны төтен белән капланган фатирдан коткару битлеге кидертеп урамга алып чыккан.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев