("Татар-информ"). Чаллыда слесарь остаханәсендә янгында эшче һәлак булган. Бу хакта Чаллы Күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше буенча бүлек җитәкчесе урынбасары Ринат Галиуллин җиткерде.
23 февральдә кичке сигезләрдә 112 номеры экстрен диспетчерлык хезмәтенә Профильная урамында остаханәдә янгын чыгуы турында хәбәр килеп ирешкән. Урынга 15нче янгын сүндерү-коткару отряды хезмәткәрләре чыккан. Ун метрлы зур булмаган остаханә янган. Янгын сүндерелгәч, остаханәнең 68 яшьлек газ җиһазларын эксплуатацияләү слесаренең үле гәүдәсен табып алганнар. Ут җиһазларны һәм һәлак булган ир-атның шәхси әйберләрен юк иткән.
Янгын һәлакәтендә берничә сәбәп, шул исәптән ут белән саксыз эш итү һәм сүндерелмәгән тәмәке төпчеге калу карала.
Нет комментариев